Түбәндәге вазыйфаларга кабул итәбез:
1. Шикләнелүчеләрне һәм гаепләнүчеләрне саклау һәм конвоирлау төркеменең полицейские (автомобиль йөртүче).
2. Шикләнелүчеләрне һәм гаепләнүчеләрне вакытлыча тоту изоляторының эчке сак посты полицейские.
3. Хезмәт күрсәтү төркеменең (тикшерү-оператив төркем) полицейские (автомобиль йөртүче).
Эшкә урнашу өчен таләп ителә:
РФ гражданлыгы булу
Урта гомуми белем (11 сыйныф)
"В" категорияле машина йөртү таныклыгы булу (автомобиль йөртүчеләр өчен)
Яшь - 35 яшькә кадәр
Физик сәламәтлек
Эшләү теләге
Гарантияләр:
1. Тотрыклы айлык хезмәт хакы 25 мең сумнан башлап.
2. “Больничный листлар” өчен түләү 100% дәрәҗәсендә
3. ТР Президентының өстәмәләре 5 мең сумга кадәр
4. Ташламалы стаж 1: 1,5
5. РФ Эчке эшләр министрлыгы системасының белем бирү оешмаларында түләүсез урта һөнәри һәм югары белем алу.
6. Төп озын ял (отпуск) көннәре - 40 календарь көн
7. Өстәмә отпусклар: эчке эшләр бүлегендә хезмәт стажы очен отпуск; эш коне нормалаштырылмаган хезмәт өчен отпуск; зарарлы шартларда хезмәт иткән өчен отпуск; махсус шартларда хезмәт иткен очен отпуск.
8. Законнарда каралган өстәмә түләүләр: вазыйфаларны 30дан 70% ка кадәр берләштергән өчен; дәүләт серен тәшкил итүче мәгълүматларга кергән өчен 10нан 20% ка кадәр; тиешле еллар эшләгән өчен процент өстәмәләре; хезмәт вазыйфаларын намуслы башкарган өчен ай саен акчалата бүләкләнү вазыйфасы буенча окладның 100% ына кадәр.
9. Тормышны иминиятләштерү.
10. Казан, Яр Чаллы шәһәрләре МСЧларында түләүсез медицина хезмәте күрсәтелү.
11. Хезмәткәрләргә дә, гаилә әгъзаларына да РФ Эчке эшләр министрлыгының сәламәтләндерү учреждениеләрендә ташламалы бәяләрдән шифаханә-курорт дәвалануы.