2020 елның 20 июне 12 сәгатьтән 21 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең көчәюе турында консультация-кисәтү..
Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә 2020 елның 20 июнендә көндез һәм кич урыны белән кыска вакытлы җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин, урыны белән яшен, урыны белән боз яварга мөмкин.
1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналар эчендә булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим.
2. Әгәр көчле җил вакытында сез урамда калсагыз җир асты кичүенә яки биналар подъездларында яшеренергә киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янында яшеренергә кирәкми, чөнки түбәдән шифер һәм башка түбә ябу материаллары төшәргә мөмкин. Бу шулай ук җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга да кагыла.
3. Урамда реклама щитларыннан, элмә такталардан, юл билгеләреннән, электр тапшыру линияләреннән ераграк торырга кирәк.
4. Зур агачлар янында булырга, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый - җил белән сынган ботаклар зур куркыныч тудыра ала.
5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында басып тору һәм өзелгән электр үткәргечләргә килү үлем куркынычы белән яный.
6. Югары катлар тәрәзәләреннән ватылып төшкән тәрәз пыяласы, шулай ук җил нәтиҗәсендә егылып төшкән түбә һәм декор элементлары куркыныч тудырырга мөмкин. Төзелә башлаган яки ремонтлана торган биналар янында мондый куркыныч арта.
7. Барлык йорт тәрәзәләрен тыгызлап ябарга кирәк, балконнар һәм лоджияләрдән тышка егылып төшәргә мөмкин булган предметларны алу зарур.
8. Торакта яки эш урынында тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торырга кирәк.
Яшенле яңгыр вакытында:
Әгәр дә сез велосипедта яки мотоциклда барганда яшенле яңгыр явып китсә, һичшиксез, хәрәкәтне туктатыгыз һәм үз транспорт чарагыздан якынча 30 метр ераклыкта яшенле яңгыр узганны көтегез. Автомобильдә баруны да дәвам итәргә кирәкми, чөнки электроника эше бозылырга мөмкин. Туктарга, машинаның тәрәзәләрен ябарга һәм яңгыр узганны көтәргә кирәк.
Машина йөртүчеләргә юл хәрәкәте вакытында чиктән тыш игътибарлы булырга кирәк.
Җәяүлеләргә автотрассалар аша чыкканда һәм алар янында булганда аеруча сак булу мөһим.
Ерак араларга барудан баш тартыгыз.
Теләсә нинди хәвеф-хәтәр очрагында сез һәрвакыт бердәм ашыгыч хезмәтләр чакыру номерына – «101,112» мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсендә һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.
Томан булганда:
Табигатьтә актив ял итәргә яратучыларга үзләре белән төзек элемтә чаралары, навигация приборлары булдырырга киңәш ителә.
Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да җитди куркыныч тудыра.
Машина йөртүчеләргә машиналар арасындагы дистанцияне арттырырга, кинәт тормазга басмаска кирәк. Тукталырга кирәк булганда, тизлекне салмак кына киметү зарур. ТоткарлаганТормоз тоткан вакытта берничә тапкыр тормоз педаленә басу мөһим, моның белән сез үзегезнең арттан барган автомобильчеләргә сигнал биреп кисәтәсез. Автомобильнең техник торышына, бигрәк тә тормоз системасына, шиннарның торышына игътибар итәргә кирәк. Бөтен оптика эш хәлендә булырга тиеш. Тукталышларда югары күренүчәнлектәге жилет куллану зарур.
Ерак араларга барудан баш тартыгыз.
Җәяүлеләргә киңәш ителә:
1. Урамнар һәм юллар аркылы чыкканда чиктән тыш игътибарлы булырга;
2. Урамны җәяүлеләр өчен билгеләнгән урында гына аркылы чыгу зарур;
3. Юлның машиналар йөрү өлешен аркылы чыкканда, мөмкин булганча, җир өсте яки җир асты җәяүлеләр кичүләрен генә файдаланырга кирәк;
4. Трассаны хәрәкәт итүче транспорт алдыннан узмаска;
5. Транспорт агымына каршы гына хәрәкәт итәргә;
6. Югары күренүчәнлектәге жилет кияргә яки кием-салымга яктылыкны кире кайтаргыч элементлар беркетергә.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" - 8 (843) 288-46-96.