Бүген Урыссу үзәк район хастаханәсе территориясендә, 21 июнь – Медицина хезмәткәрләре көне уңаеннан, тантаналы чара узды. Район мәдәният йорты артистларының тематик чыгышлары белән үрелеп барган бәйрәм гади форматта үтмәде. Ул район хастаханәсе ишек алдында сәнәгать предприятиеләре һәм медицина хезмәткәрләре көче белән иҗат ителгән аллея фонында узды. Чарада район башкарма комитеты җитәкчесе Аяз Шафигуллин, Урыссу үзәк район хастаханәсенең элекке баш табибы Ленар Хәлиуллин катнашты.
Бәйрәм иртәсе Ютазы районының бүгенге сәламәтлек саклау өлкәсе белән генә бәйле булмады. Алып баручылар аның тарихы язылган елъязмаларны барладылар. ТАССРның атказанган табибы Альберт Шамкин, Россия Федерациясе сәламәтлек саклау отличнигы Владимир Петрунин, табиб Дмитрий Кошелев һәм бүгенге көндә медицинаның алгы сызыгында булган бик күп табиб гаиләләре
– Урыссу үзәк район хастаханәсенең бай үткәне һәм өметле киләчәге булып тора. Менә шундый бай тарих эзсез югалмасын өчен район медицина хезмәткәрләре “Ак чәчәкләр” исемле аллея оештыру һәм анда киләчәк буыннарга мөрәҗәгать белән капсула салу турында карар кабул иткән. Әлеге дулкынландыргыч миссияне үтәү хокукы район башкарма комитеты җитәкчесе Аяз Шафигуллинга, Урыссу үзәк район хастаханәсе баш табибы Светлана Шакировага һәм Урыссу үзәк район хастаханәсенең элекке баш табибы Ленар Хәлиуллинга бирелде.
Бәйрәмдә Урыссу район үзәк хастаханәсендә озак еллар намуслы эшләүче табиблар, шәфкать туташлары, фельдшерлар, санитаркалар төрле дәрәҗәдәге мактау грамоталары һәм рәхмәт хатлары кабул итте. Илмира ГАЛИЕВА, автор фотолары


