Кулларыгыз могҗизалар тудырсын!

2020 елның 21 июне, якшәмбе

Хөрмәтле сәламәтлек саклау хезмәткәрләре, сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм!

Юкка гына июнь аеның өченче якшәмбесендә ел саен Медицина хезмәткәрләре көне билгеләп үтелми. Июнь - табигатьнең чәчәк ата торган иң җылы, саф-пакъ чоры. Бу вакытны безнең медицина хезмәткәрләре белән чагыштырырга була, чөнки сез кешеләргә сәламәтлек, шатлык һәм тормыш энергиясе бүләк итәсез. Табибларның талантына һәм сәләтенә, әлбәттә, авыруларның үзләренең ничек хис итүләре бәйле. Кадерле Ютазы районы медицина хезмәткәрләре, сез – үз эшегезнең осталары, теләсә нинди катлаулы хәлдән чыгу юлын табарга сәләтле дип ышанабыз. Барыгызга да нык сәламәтлек, гаиләләрегезгә иминлек, озын гомер телим.

Аяз Шафигуллин, район Башкарма комитеты җитәкчесе

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International