Хөрмәтле тавыш бирүдә катнашучылар!

2020 елның 22 июне, дүшәмбе

Россия Федерациясе Конституциясенә үзгәрешләр кертү мәсьәләсе буенча гомумроссия тавыш бирүендә катнашучылар «мобиль сайлаучы» сервисыннан файдалана һәм, әгәр алар тавыш бирү көнендә паспортта күрсәтелгән теркәлү (прописка) – яшәү урыны буенча булмасалар, үзләренең факттагы урнашу урыны буенча тавыш бирә алалар.

Моның өчен 2020 елның 5 июнендә эшли башлаган гаризалар кабул итү пунктларының берсенә гариза бирергә кирәк.

Урнашу урыны буенча тавыш бирү турында гариза бирергә мөмкин:

* КФҮдә - 5 июньнән 21 июньнең 14.00 сәгатенә кадәр Урыссу штп, шагыйрь Сирин ур., 35 йорт адресы буенча, тел. 2-69-59;

• «Госуслуги» порталы аша — 5 июньнән 21 июньнең 14.00 сәгатенә кадәр;

* Ютазы районы территориаль сайлау комиссиясендә - 5 июньнән 21 июньнең 14.00 сәгатенә кадәр, Урыссу штп, Пушкин ур., 38,тел. 2-81-12

* теләсә кайсы участок комиссиясендә - 16 июньнән 21 июньнең 14 сәгатенә кадәр.

Гаризада тавыш бирүдә катнашучы тавыш бирергә теләгән участокны күрсәтергә кирәк. Тавыш бирүдә катнашучы гаризалар кабул итү пункты операторына мөрәҗәгать итә һәм аның ярдәмендә тавыш бирү өчен иң уңайлы участок сайлап ала ала.

Сайланган участокта 25-30 июнь көннәрендә яисә турыдан-туры тавыш бирү көнендә тавыш бирергә мөмкин.

5 июньнән гражданнарның ЕПГУ порталы аша тавыш бирү өчен бинадан тыш тавыш бирү турында гариза бирү мөмкинлеге бар. Гаризаны 21 июньгә Мәскәү вакыты белән 14:00 сәгатькә кадәр бирергә мөмкин.

Моннан тыш, 16 июньнән 1 июльнең 17:00 сәгатенә кадәр үз участок комиссиясенә тиешле гариза бирергә мөмкин булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International