Эш темпын тизләтү зарур

2020 елның 22 июне, дүшәмбе

Район Башкарма комитеты җитәкчесе Аяз Шафигуллин районда барган төзелеш һәм ремонт эшләренә карата шундый таләп куйды.

Бүген Ютазы районы хакимиятендә узган оператив киңәшмәдә кайбер актуаль проблемалар турында фикер алыштылар. Гадәттәгечә, киңәшмәдә Башкарма комитет җитәкчесе Аяз Шафигуллин, аның беренче урынбасары Светлана Самонина, җирлек башлыклары, бүлек, хезмәтләр һәм ведомстволар башлыклары катнашты.

Ремонт һәм төзелеш буенча агымдагы эшләр турында доклад белән җитәкченең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Равил Шәрипов чыгыш ясады. Башкарма комитет җитәкчесе Аяз Шафигуллин «Безнең ишегалды» Президент программасы кысаларында ремонт эшләренең барышына карата тәнкыйть сүзләре җиткерде. Бу елга планлаштырылган тугыз ишегалдының берсендә генә ремонт төгәлләнгән. Аяз Әдипович бу юнәлештә эшне көчәйтүне таләп итте. Шулай ук ул «Яңарыш» паркында үсеп китә алмаган агачларны алыштыру һәм объектларда ремонт эшләренең сыйфаты буенча кисәтүләр ясады.

Урыссу су каналы җитәкчесенә муниципалитет башлыгы бер атна дәвамында эшләмәгән гидрантларны тәртипкә китерү бурычы куйды.

Агымдагы елның биш аенда балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия эше турындагы доклад белән әлеге комиссия секретаре Альбина Саматова чыгыш ясады. Аның сүзләренә караганда, бу чорда балигъ булмаганнар арасында җинаятьчелек якынча 30 процентка кимегән. Ул шулай ук күп балалы һәм имин булмаган гаиләләрдәге балаларның быел җәй кайларда ял итә алулары турында сөйләде.

Район прокуроры Тимур Фатыйхов авыл җирлекләре башлыкларын гражданнарны кабул итү кебек чараларга җаваплырак карарга һәм авыл халкының проблемаларын тирәнрәк аңларга чакырды.

Оператив киңәшмәдә шулай ук сукбай этләрне аулау һәм питомникка илтү, автомобильләрне рөхсәт ителгән нормативлардан югарырак тонировкалаган өчен җәза бирү һәм башка мәсьәләләр буенча да фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International