«ТАССРның 100 еллыгы» билгесен кулланган өчен сертификат алган районда беренче предприятие "Ютазы" Кулланучылар кооперативы булды.
Бүген оператив киңәшмәдә «Ютазы» кулланучылар кооперативы җитәкчесе Зәйтүн Закуан улы Гайнетдиновка «Татарстан АССРының 100 еллыгы» билгесен үзе җитештергән продукциядә файдаланган өчен Сертификат тапшырылды. Сертификат үз товарларын маркировкалауда юбилей елы логотибын актив кулланучы предприятиеләргә тапшырыла.