22 июнь - Ватан тарихындагы иң фаҗигале даталарның берсе.
Моннан 79 ел элек фашист илбасарлары Советлар Союзы чиген бәреп керә һәм илдә Бөек Ватан сугышы башлана. Тыныч томыш хакына дошман белән яуга миллионлаган совет халкы, шул исәптән меңләгән Ютазы районы ир-егетләре һәм хатын-кызлары да ташлана. Урыссу бистәсендәге Мемориаль комплекста урнаштырылган һәйкәлләр һәм Мәңгелек ут янына район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Сергей Рузанов һәм рәхмәтле буын вәкиле – юнармеец Данил Ильясов тере чәчәкләр куйдылар.
Илмира ГАЛИЕВА, автор фотолары
Тулырак: http://yutazy.ru/news/%D2%97%D3%99mgyiyat/yutazy-rayonynda-khter-m-kaygy-kne