Бүген «Ансель Вафауллин» крестьян-фермер хуҗалыгында терлекчелек буенча ачык һавада зона семинары узды, анда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашты.
Чарага Азнакай, Баулы, Әлмәт, Бөгелмә, Лениногорск, Сарман, Чирмешән районнары вәкилләре чакырылган иде.
Терлек азыгын дөрес әзерләү алымнары турында министр урынбасары Ленар Гарипов сөйләде. Семинарның пленар өлешен Татарстан Республикасы Министрлар кабинетының Баш ветеринария идарәсе начальнигы Алмаз Хисаметдинов дәвам итте. Чарада катнашучыларның игътибарын алты айга бозауның тере авырлыгы 200 килограмм булырга тиешлегенә басым ясап, ул киләчәктә терлекләрнең мул продуктлылыгына ирешүнең төп шартларын билгеләп үтте.
Сөт терлекчелеген үстерүнең нәтиҗәле программалары турында сөйләгәндә, "Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының терлекчелектә нәсел эше буенча баш дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе" ДКУ начальнигы Ришат Зарипов ясалма орлыкландыруның өстенлекләренә игътибар итте. Сүз уңаеннан, хәзер Татарстанда эре мөгезле терлекнең 88 проценты ясалма орлыкландырыла.
Чара «Ансель Вафауллин» крестьян-фермер хуҗалыгының терлекчелек комплексы эшен өйрәнү белән тәмамланды. ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров шулай ук «АгроМир» ҖЧҖ эшчәнлеге белән тынышты.
Илмира ГАЛИЕВА, ввтор фотолары
Фото:http://yutazy.ru/photo/v-yutazinskom-rayone-proshel-respublikanskiy-seminar-po-zhivotnovodstvu