Район мәдәният йортында “Маски” театр студиясе актерлары уйнавында “Биш гомер” спектакле премьерасы булды. Бөек Җиңүнең 75 еллыгына һәм бүген башкалабыз Мәскәүдә булып үткән Бөек Җиңү парадына багышланган спектакль онлайн режимда узды. “Маски” театр студиясе режиссеры Гөлназ Салиева-Ханнанова әлеге бөек дата уңаеннан танылган “А зори здесь тихие” совет фильмына нигезләнеп “Биш гомер” дип исемләнгән сәхнә әсәрен куярга булган. Сүз уңаеннан, репетицияләр дә онлайн режимда узган. Шулай булуга карамастан, театр актерлары – сәнәгать тармагы эшчеләре, яшь аналар, студентлар, укучылар сугыш афәте алдында яшьлекнең, туган җиргә булган мәхәббәтнең һәм тугрылыкның никадәр көчле булуын сәнгатьле итеп күрсәтә алды. Алар үз рольләрен шулкадәр зур осталык белән уйнады ки, хәтта үзеңне моннан 48 ел элек беренче тапкыр экраннарга чыккан “А зори здесь тихие” фильмын телевизордан карап утыргандай хис итәсең. Спектакльнең уңышлы килеп чыгышында, әлбәттә, сәхнә киемнәре һәр реквизитлар да зур роль уйнады.