2020 елның 24 июнендә 10-30 сәгатьтән 12-00 сәгатькә кадәр Урыссу шәһәр тибындагы поселогында, Урыссу урамы буенча 22 нче санлы йорт каршында, 2 җәяүлеләр юл аркылы чыгу урыны күренүчәнлек зонасында, полиция бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан «Тоннель» рейды үткәрелде. Полиция хезмәткәрләренең игътибары юл хәрәкәте кагыйдәләрен тупас бозуларны һәм эзләнүдә булган затларны ачыклауга юнәлтелде. Татарстан Республикасында 2020 елның 11 июненнән 30 июненә кадәр «Куркынычсызлык каешы» оператив-профилактик чарасы уздырылуга бәйле рәвештә, иминлек каешларыннан файдалану кагыйдәләрен бозуга аерым игътибар бирелде.
Рейд барышында 7 юл хәрәкәте кагыйдәсен бозу очрагы ачыкланды, шуларның 1се - балаларны балалар өчен махсус утыргычлардан башка йөртү очрагы, 1се - җәяүлегә юл аркылы чыгу урынында өстенлек бирмәү, 2 – йөртүченең куркынычсызлык каешын эләктермичә транспорт чарасы белән идарә итүе.
Штрафларны законда билгеләнгән срокта вакытында түләмәгән өчен 2 административ материал төзелде, материаллар карап тикшерү өчен Ютазы районы җәмәгать судына җибәрелде.
Автобус тикшергән вакытта, аның линиягә әлеге категориядәге транспорт чаралары өчен билгеләнгән дәүләт техник каравыннан башка чыгуы ачыкланды. Вазыйфаи һәм юридик затларны административ җаваплылыкка тарту мәсьәләсе хәл ителә.
Рейдка 6 полиция хезмәткәре һәм 3 хезмәт автомобиле җәлеп ителде.
Әгәр машина йөртүченең исерек хәлдә, яки идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән килеш транспорт чарасы белән идарә итүенең шаһиты булсагыз, бу хакта 2-66-02, яки 02 телефоннары буенча Ютазы эчке эшләр бүлегенең дежур частенә хәбәр итә аласыз.