СТАТИСТИКА БАРЫСЫН ДА БЕЛӘ, Ә БЕЗ СТАТИСТИКА ТУРЫНДА НӘРСӘЛӘР БЕЛӘБЕЗ?

2020 елның 25 июне, пәнҗешәмбе

Төгәллек — корольләр өстенлеге генә түгел, статистикларныкы да. Алар көн саен тормышыбызны саннар теле белән тасвирлыйлар. Ә статистиклар үзләре саннарда нинди соң? Статистика хезмәткәрләре көнендә Россия статистикасының кайчан башлануы, бүген Росстатта кемнәр эшләве һәм Бөтенроссия халык санын алу чорында ведомство хезмәткәрләре саны ни өчен артуы турында сөйләп узыйк.

Россиядә беренче статистик оешма — хәзерге заман Россия Дәүләт статистикасы хезмәтенең “карт әбисе” 1811 елның 25 июнендә барлыкка килә. Бу көнне Полиция министрлыгы составында махсус статистик бүлек булдырыла. Ул чакта бу бер бүлмәдә урнашкан кечкенә генә оешма була. Ике гасырлык тарихында Россия статистикасы дәүләт идарәсе һәм фаразлар өчен үзенең кирәклеген раслый. Хәзер Росстат составына 66 территориаль статистика органы, шулай ук 22 идарәне берләштергән үзәк аппарат керә. Росстатта 17 616 кеше эшли, шуларның 15 580е - дәүләт хезмәткәре. Дәүләт хезмәткәрләренең 92% ы - хатын-кызлар, 8% ы — ир-егетләр. "Статистика - фән ул, ул якынчалыкны кабул итми», — ди «Служебный роман” фильмыннан Людмила Прокофьевна Калугина. Шуңа күрә статистика органнары хезмәткәрләренең 95% тан артыгы - югары белемле, ә 97 кеше — фәннәр кандидаты һәм фәннәр докторлары гыйльми дәрәҗәләре булган затлар.

Статистика хезмәткәренең уртача яше - 42 яшь. 30 яшькә кадәр хезмәткәрләр барлык хезмәткәрләрнең 9% ын, 30дан 50 яшькә кадәр — 50%, 50дән 60 яшькә кадәр — 31%, 60 яшьтән узганнар — 10% ка якынын тәшкил итә.

Статистика органнарында очраклы кешеләр юк, биредә тәҗрибәле белгечләр эшли. Статистикларның яртысыннан артыгы (51%) 15 елдан артык дәүләт гражданлык хезмәте стажына ия. Шул ук вакытта Росстат ның 21 хезмәткәренең статистика органнарында эшләү стажы 50 елдан артып китә. Бер үк вакытта ведомствода коллективның яшәрү тенденциясе арта. Әйтик, Росстат яңа аналитик блогының составы кичәге вуз тәмамлаучылардан формалаша.

Статистика органнары хезмәткәрләре 1897 елгы беренче халык санын алудан башлап, илебез территориясендә барлык халык санын алу нәтиҗәләрен әзерләү, үткәрү һәм эшкәртү белән шөгыльләнделәр. Россия тарихында сан

алуның - уникенче һәм беренче цифрлы сан алу этабы агымдагы елның октябрендә узарга тиеш иде, ләкин килеп туган эпидемиологик вәзгыятькә бәйле рәвештә, аны 2021 елга күчерергә тәкъдим ителде.

Алда торган халык санын алу вакытында ведомство хезмәткәрләре саны вакытлы персонал — 315 мең исәпкә алучы һәм 45 мең кыр контролеры хисабына артачак. Алар үз эшләрендә электрон планшетлардан файдаланачак. Булачак Бөтенроссия халык санын алу беренче тапкыр күп каналлы форматта узачак - Россиядә яшәүче һәр кеше үзен һәм үз гаиләсен дәүләт хезмәтләре порталында мөстәкыйль рәвештә яза алачак, исәпкә алу КФҮләрдә яки стационар исәпкә алу участокларында мөмкин булачак.

Бөтенроссия халык санын алу цифрлы технологияләр кулланып узачак. Халык санын алуның төп яңалыгы - Россия халкы тарафыннан (Gosuslugi.ru) дәүләт хезмәтләре порталында электрон исәпкә алу кәгазен мөстәкыйль тутыру мөмкинлеге.Тторакларда йөргәндә исәпкә алучылар махсус программа белән тәэмин ителгән планшетлардан файдаланачак. Шулай ук исәпкә алу участокларында, шул исәптән «Мои документы» дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәкләре биналарында да исәпкә алырга мөмкин булачак.

ВПН-2020 медиафисы media@strana2020.ru www.strana2020.ru

+7 (495) 933-31-94

https://www.facebook.com/strana2020

https://vk.com/strana2020

https://ok.ru/strana2020

https://www.instagram.com/strana2020

youtube.com

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International