Татарстан Республикасы буенча Россия Пенсия фонды бүлеге хәбәр иткәнчә, июль аенда 16 яшькә кадәрге балаларның ата-аналарына, уллыкка (кызлыкка) алучыларга, опекуннарына һәм попечительләренә бер тапкыр бирелә торган түләү башланачак, ул һәр балага 10 мең сум тәшкил итәчәк. Акчалар 3 яшькә кадәрге балалар өчен ай саен 5 мең сум түләүгә яки 3 яшьтән 16 яшькә кадәрге балалар өчен 10 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләүгә өстәмә рәвештә биреләчәк. Бу акчалар апрель һәм июнь айларында 2020 елның 7 апрелендәге 249 номерлы РФ Президентының «Балалы гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтүнең өстәмә чаралары турында» Указы нигезендә гаиләләргә күчерелә иде.
Яңа түләү үзенчәлеге шунда ки, аны сорап беркая да мөрәҗәгать итәргә кирәкми, чөнки Пенсия фонды акчаны 5 мең һәм 10 мең сум акча бирү турындагы карар нигезендә күчерәчәк.
“3 яшькә кадәрге балалар өчен айлык түләү яки 3тән 16 яшькә кадәрге балалар өчен бер тапкыр бирелә торган түләү алган ата - аналарга һәм опекуннарга 10 мең сум өстәмә түләү автомат рәвештә биреләчәк, яңа гариза бирергә кирәкми", - дип билгеләп үтте Татарстан Пенсия фонды идарәчесе Эдуард Вафин.
Бу әһәмиятле! Июль аенда 10 мең сум күләмендә өстәмә түләү алу өчен әти-әниләргә һәм опекуннарга беркая да мөрәҗәгать итәргә һәм нинди дә булса гариза бирергә кирәкми – түләү автомат рәвештә бирелә.
Ата-аналарга ярдәм йөзеннән Пенсия фонды сайтында түләүләр турында кирәкле аңлатмалар һәм еш бирелә торган сорауларга җаваплар урнаштырылган. 3 яшькә кадәрге балалар өчен түләү һәм 3 яшьтән 16 яшькә кадәрге балаларга түләү турында тулырак мәгълүмат
Ютазы районында РПФ клиентлары хезмәте 8(85593) 2-40-5 (шулай ук кабул итүгә язылу), 2-40-14
Ютазы районында РПФ КХ бите - https://vk.com/club158116469
https://es.pfrf.ru РПФның электрон хезмәтләре һәм сервислары (гражданинның шәхси кабинеты)
РПФның кайнар линиясе 8-800-600-44-44
ТР буенча РПФ бүлегенең Контакт-үзәге (843) 279-27-27
Интернет-ресурслар www.pfrf.ru ,
sprrt.ru www.vk.com/pfr_rt,
www.facebook.com/pfrrt,
www.twitter.com/PFR_TATARSTAN
www.ok.ru/group/58408636907571
ТР буенча РПФ матбугат хезмәте (843)279-25-13, pressa.pfr@gmail.com