Урыссулы Айнур Гәрәев – республика бәйгесе җиңүчесе

2020 елның 26 июне, җомга

24 июнь көнне Казан Кремелендәге Бөек Ватан сугышы музей-мемориалында “Сабантуй” журналы редакциясе оештырган “Минем шәҗәрәмдә Бөек Ватан сугышы еллары” республикакүләм бәйгесе җиңүчеләре бүләкләнде. Бәйге шартлары буенча гаилә шәҗәрәсен төзергә һәм Бөек Ватан сугышында катнашкан солдат турында инша язган мәктәп укучылары арасында Ютазы районы балалары да бар. Ул Урыссу урта мәктәбе укучысы Айнур Гәрәев. Сүз уңаеннан, бәйге комиссиясе 94 эш кабул иткән. Җиңүчеләрне тарих фәннәре докторы Фәйзелхак Ислаев тәбрик итте. Ул балаларга истәлекле бүләкләр һәм җиңүче дипломнары тапшырды. Илмира ГАЛИЕВА
Тулырак: http://yutazy.ru/news/aktual/uryssuly-aynur-grev-respublika-bygese-ichese

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International