Гражданнарга киңәшләр: эсседән ничек сакланырга?

2020 елның 26 июне, җомга

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт билгеләп үткәнчә, Россия Федерациясенең кайбер төбәкләрендә аномаль эссе һава торышы урнашты, шул ук вакытта һава температурасы елның шушы чоры өчен уртача күпьеллык күрсәткечләрдән артып китә.

Шул ук вакытта, ачык җирлектә дә, биналарда да югары температура кешеләрнең, беренче чиратта өлкәннәрнең һәм балаларның сәламәтлеге торышына тискәре йогынты ясарга мөмкин. Бу хроник авыруларның кискенләшүенә, ә кайбер очракларда эссе сугуга һәм сәламәтлекнең кискен начарлануына китерергә мөмкин.

Әлеге нәтиҗәләрне булдырмас өчен, кайбер гади, әмма файдалы профилактик чараларны үтәү киңәш ителә:

1. Урамда булуны чикләргә, физик йөкләнешне минимумга кадәр киметергә.

2. Бинада булганда аны җилләтүне тәэмин итәргә - форточка, тәрәзәләрне ачарга, мөмкин булганча өстәмә рәвештә вентиляторларны (идән, өстәл) яки кондиционерларны кабызу.

3. Урамга чыкканда ачык төсләрдәге табигый тукымалардан җиңел кием кию мәслихәт, кием якасы кысып тормасын, урамда мәҗбүри рәвештә баш киеме (җәйге эшләпә, панама, яулык һ.б.) киеп йөрү, кояштан саклаучы күзлек, зонтиклар файдалану зарур.

4. Эссе һавада энергиягә ихтыяҗ кими, шуңа күрә җәй көне организмга калориясе аз азык кирәк. Кызу чорда майлы ризыктан баш тартырга, ә ит куллануны минимумга җиткерергә кирәк, иң яхшысы - аны балык яки диңгез продуктлары белән алыштыру. Ысланган, кыздырылган, тиз бозыла торган азык-төлек продуктларын киметүне күздә тоту мәслихәт.

Көннең иң эссе вакытында ашаудан тыелып тору зарур, аны иртәнгә һәм кичкә күчерергә була. Аш-су әзерләү һәм саклау буенча гигиенаны һәм технологик таләпләрне аеруча катгый үтәү мөһим.

5. Организмда су кимүен кисәтү максатларында, күп күләмдә сыекча: чәй, минераль су, морс, май дәрәҗәсе аз күләмдә булган катык-сөт эшләнмәләре, кипкән җиләк-җимеш компоты, витаминлы эчемлекләр куллану киңәш ителә,

газлы һәм шикәр микъдары югары булган эчемлекләр, энергетик һәм алкоголь эчемлекләре кулланудан тыелу мөһим.

Эчү режимын үтәү өчен тәүлегенә 1,5 литр сыеклык эчү таләп ителә. Шуның белән бергә шуны истә тоту зарур: су куллану күләмен арттыру бөер һәм йөрәк-кан тамырлары системасы авырулары булган кешеләргә киңәш ителми.

6. Иммунитетны саклау өчен куллану алдыннан гарантияләнгән сыйфатлы су белән юылган җиләк-җимеш һәм яшелчә куллану зарур.

7. Көн дәвамында мөмкин булганча салкынча суда душ керергә киңәш ителә. 8. Җәмәгать транспортында йөрүне чикләү мөһим, яки сәфәрләрне эссе кимегән иртәнге яки кичке вакытка планлаштырырга кирәк.

9. Кибетләр, кинотеатрлар һәм гражданнар күпләп җыела торган башка объектларда булганда, оптималь температура режимы тәэмин ителгәннәренә өстенлек бирергә кирәк.

10. Ачык һавада коенуны һәм су процедураларын, әлеге максатлар өчен билгеләнгән һәм җиһазландырылган урыннарда гына, су коенуны оештыру кагыйдәләрен үтәп, башкарырга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International