Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә 2020 елның 27 июнендә иртән һәм кич, 28 июнендә – мондый һава торышы төнлә сакланып, урыны белән яшен, көчәйгәндә секундына 15-20 метрга кадәр көчле җил, урыны белән секундына 24 метрга кадәр көчәючән давыллы җил, көчле яңгыр, боз явуы көтелә.
Алмашынучан болытлы һава. Төнлә урыны белән бераз яңгыр. Көндез кыска вакытлы яңгыр, урыны белән көчле, кайбер районнарда яшенле яңгыр, урыны белән боз. Җил көнбатыштан секундына 7-12 метр, иртән һәм көндез урыны белән 15-20 метрга кадәр, урыны белән секундына 24 метрга кадәр көчәя. Төнлә минималь һава температурасы төнлә +4..+9˚. Көндез максималь һава температурасы +21..+24˚.