Лаеш районы умартачылары һәм аграрчылары үзара хезмәттәшлекнең актуаль мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2020 елның 29 июне, дүшәмбе

Лаеш районында чәчүлекләрне пестицидлар һәм агрохимикатлар белән эшкәрткәндә умартачыларның үзара хезмәттәшлеге тәртибен аңлату мәсьәләләре буенча киңәшмә узды.

Чарада район авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы урынбасары Ленар Шәрәфиев, «Татарстан Республикасы Аквакультура һәм умартачылык идарәсе» ДБУ белгече, ветеринария хезмәте белгечләре, шулай ук Россия авыл хуҗалыгы күзтчелеге, Россия авыл хуҗалыгы үзәге вәкилләре, районның авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре һәм умартачылары катнашты.

Киңәшмә барышында якларның барлык хокуклары һәм бурычлары, шулай ук «күчмә» умартачылар өчен кагыйдәләр аңлатылды.

 «Районның ветеринария хезмәте белгечләре умарталыкларны паспортлаштыру эшләрен алып баралар, паспортлар бирәләр. Бу эш үсемлекләрне яклау чараларын куллану турында умартачыларга тагын да сыйфатлырак мәгълүмат җиткерү өчен башкарыла. Бүгенге көндә районда 90 паспорт бирелгән. Бу юнәлештә активрак эш алып бару өчен мәгълүмат массакүләм мәгълүмат чаралары һәм социаль челтәрләр аша җиткерелә», - дип билгеләп үтте район авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы урынбасары Ленар Шәрәфиев.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, районда кырларны эшкәртү турында хәбәр итү өчен кызыксынучы затлар ккатнашында WhatsApp төркеме булдырылган. Чат актив эшли һәм катнашучылар да арта бара. Гомумән алганда, район буенча эш актив алып барыла, аграрчылар һәм умартачылар үзара аңлашып эшлиләр.

Бүгенге көндә умартачылар Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының грант программалары кысаларында ярдәм ала алалар. 2019 елда «Агростартап» программасы кысаларында 13 умартачы 35,7 млн сум ярдәм алды. 2020 елда шулай ук 23 умартачы конкурс нигезендә сайлап алынды (гомуми сумма - 68,4 млн сум).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International