Ютазы районы “Ярдәм янәшәдә! Помощь рядом!" акциясе кысаларында азык-төлек җыелмаларының дүртенче, соңгы партиясен кабул итеп алды. Агымдагы атнада район волонтерлары коронавирус инфекциясе аркасында авыр тормыш вазгыятендә калган 258 гражданга Татарстан Республикасы Хөкүмәте оештырган гуманитар ярдәмне таратты.