Алар МЛБЛ Чемпионатының региональ этабында, "ТатНефть" ПАҖ Кубогына Әлмәт баскетбол лигасының VIII чемпионатында беренче урынны алдылар. Кызганычка каршы, бу көнне COVID-19 үз төзәтмәләрен кертте, шуңа күрә командаларны бүләкләү гадәти баскетбол залында түгел, ә шәһәрнең үзәк мәйданында буш трибуналар каршында узды. Исегезгә төшерәбез, безнең баскетболчылар Урыссудагы 3 санлы мәктәпнең "ИРБИС" мәктәп спорт клубын һәм "Олимп"спорт мәктәбен тәкъдим итәләр. Уенчылар һәм тренерлар составы мәктәп директорлары Л.М. Таһировага һәм Р. Н. Ситдыйковка, шулай ук балаларның ата-аналарына сезон дәвамында ярдәм итүләре өчен зур рәхмәт белдерәләр.
https://vk.com/urussu_life
Тулырак мәгълүмат: http://yutazy.ru/news/sport/27-iyunya-v-den-molodezhi-v-galmetevsk-sostoyalos-chestvovanie-urussinskikh-basketbolistov-shbk-irbi