ТР балалар сәнгать мәктәпләрендә «Мәдәният» милли проекты кысаларында капиталь ремонт бара

2020 елның 8 июле, чәршәмбе

«Мәдәният» милли проектының «Мәдәни мохит» төбәк проекты кысаларында барлыгы 18 белем бирү учреждениесе: 17 балалар сәнгать мәктәбе һәм Ф.З. Яруллин исемендәге Әлмәт музыка көллияте төзекләндереләчәк. Төзелеш-ремонт эшләренә 580,12 млн. сум бүлеп бирелгән, шуларның 249,47 млн.сумы федераль һәм 330,65 млн. сумы республика бюджетларыннан. Төзүчеләр яңартылган объектларны уку елы башына тапшырырга планлаштыралар. Кайберләрендә эшләр алдан да бара. Яшел Үзән шәһәренең Балалар сәнгать мәктәбендә эшләр югары темпта бара – бүгенге көндә биредә барлык эшләрнең яртысыннан артыгы башкарылган. Подрядчылар тәрәзәләрне алыштырганнар, электромонтаж һәм түбә ябу эшләрен төгәлләгәннәр, җылыту системасын монтажлаганнар һәм демонтажлаганнар, 100 яктырткыч урнаштырганнар һәм отмосткаларны бетонлаштырганнар. Исегезгә төшерәбез, «Мәдәният» милли проекты кысаларында мәгариф учреждениеләренә ярдәм итү берничә юнәлештә алып барыла: мәктәпләр музыка кораллары, уку материаллары, тавыш җиһазлары, компьютерлар, оргтехника, мебель белән комплектлана, ә педагоглар квалификация күтәрү курслары уза. Бу хакта "Татар-информ" МА яза. 2020 елда 11 балалар сәнгать мәктәбендә, шулай ук 3 һөнәри белем бирү оешмасында матди-техник база яңартылачак (Яр Чаллы сәнгать көллияте, Ф.З. Яруллин исемендәге Әлмәт музыка көллияте, И.В. Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллияте). Балалар сәнгать мәктәбенең 40 педагогы өзлексез белем бирү үзәкләре базасында квалификация күтәрүне уздылар. Әйтик, 2020 елның мартында Мәскәү дәүләт хореография академиясе тарафыннан «Классик биюнең һәвәскәр коллективы репертуарын формалаштыру» программасы буенча балалар сәнгать мәктәпләре укытучылары өчен Чаллы шәһәрендә көндезге квалификация күтәрү курслары оештырылды. Белешмә: «Мәдәният» илкүләм проекты «2024 елга кадәрге чорга Россия Федерациясе үсешенең милли максатлары һәм стратегик бурычлары турында» Президент Указын гамәлгә ашыру кысаларында эшләнде, аны гамәлгә ашыру 2019 елның 1 гыйнварында башланды. «Мәдәният» милли проекты өч федераль проектны үз эченә ала: «Мәдәни мохит», «Иҗат кешеләре» һәм «Цифрлы мәдәният». Милли проектның кураторы - РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко, җитәкчесе — мәдәният министры Ольга Любимова.

Тулырак мәгълүмат: http://yutazy.ru/news/obschestvo/v-detskikh-shkolakh-iskusstv-rt-v-ramkakh-natsionalnogo-proekta-kultura-vedetsya-kapitalnyy-remon

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International