Ютазы районында ведомствоара комиссия утырышы узды

2020 елның 10 июле, җомга

Ютазы муниципаль районы Башкарма комитетының утырышлар залында 2020 елның 5 ае йомгаклары буенча Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы территориясендә этил спирты һәм алкогольле продукциянең легаль булмаган әйләнешен кисәтү һәм булдырмау буенча ведомствоара комиссия утырышы булып узды. Киңәшмәдә видеоконференция режимында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов катнашты. 2020 елның 5 ае йомгаклары буенча Ютазы муниципаль районының алкоголь базарындагы хәл турында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы начальнигы Миләүшә Михеева мәгълүмат бирде. 2020 елның 5 ае йомгаклары буенча Ютазы муниципаль районында алкогольле һәм спиртлы продукциянең легаль булмаган әйләнешен ачыклау һәм булдырмау буенча алып барылган эш турында Ютазы районы буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының полиция начальнигы урынбасары Айваз Зыяров сөйләде. Алкогольле продукцияне сату буенча фирма челтәрләре вәкилләре Ютазы муниципаль районында сәүдә предприятиеләре белән эшләү турында мәгълүмат бирде.

Тулырак мәгълүмат: http://yutazy.ru/news/delovyie-novosti/soveshchanie-mezhvedomstvennoy-komissii-sostoyalos-v-yutazinskom-rayone

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International