Алабакүл авылыннан Руслан Әгъзамовның хоббисы кызыклы - малай совет чоры тарихы белән мавыга

10 июль 2020 ел., җомга

Бу аралашучан һәм сөйкемле яшүсмер белән без музейда очраштык. Руслан үз экспонатларын гаиләсе белән яши торган ике катлы йорт подвалында, хуҗалык өчен кирәкле инвентарьны бераз кысрыклап куйган.

- Нигә мин совет чоры предметларын җыя башладыммы? Чөнки Интернет аша еш кына яшьтәшләрем оештырган кечкенә музейлар белән очраша идем. Ә мин кемнән ким? Шуңа да музей оештырырга булдым. Музей киштәләрендә урын алган беренче әйберләрем арасында эмальле бидон, кер ышку тактасы, совет чорында эшләнгән газ горелкасы һәм сифон бар, - дип башлады әңгәмәдәшем үзенең хоббие турында сүзен. Руслан төзегән музей киштәләрендәге экспонатлар тематика белән урнаштырылган. Бер киштәдә -өй җиһазлары: «Рекорд» телевизоры, катушкалы «Сатурн» магнитофоны, самавыр, «Смена» фотоаппараты, радиоприемник , “Янтарь" сәгате, элекке тимер утюг, 1984 елда Болгариядә җитештерелгән телефон, икенче киштәдә – совет чоры балалары уйнаган уенчыклар; өченчесендә - илнең Коммунистлар партиясе идарә иткән вакытында чыгарылган открыткалар, матбугат басмалары, дипломнар... Музей киштәләрендә борынгы керосин лампаларын, тимераяклар, агач чаңгылар, чабаталар һәм башкаларны очратырга мөмкин. Тагын совет чоры акчаларын җыючы һәм кыйммәтле экспонатлар – социалистик ярышларда җиңүче вымпелы һәм РСФСР флагы белән горурланучы яшүсмер турындагы очерк белән газетабыз битләрендә танышырга мөмкин.

Тулырак мәгълүмат: http://yutazy.ru/news/tema-dnya/u-ruslana-agzamova-iz-derevni-alabakul-interesnoe-khobbi-malchik-uvlekaetsya-istoriey-sovetskogo-naroda

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International