2020 елның 11 июленә һава торышы фаразлары

2020 елның 10 июле, җомга

Начар метеорологик күренешләр:

2020 елныж 10 июлендә кичен һәм 11 июльдә иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән яшен, яшен вакытында төньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 18-23 метрга кадәр, урыны белән боз явуы көтелә.

Алмашынучан болытлы һава. Төнлә урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен, урыны белән боз явуы көтелә. Көндез явым-төшемсез. Җил төньяк-көнбатыштан, төньяктан секундына 5-10 метр, урыны белән көчәйгәндә 14 метрга кадәр кыска вакытлы көчәюе, яшен вакытында секундына 18-23 метрга кадәр көчәюе көтелә. Һаваның минималь температурасы төнлә +17..+19˚. Көндез максималь һава температурасы +26..+29˚.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International