Яссытугай авылында быел республика программасы буенча модульле фельдшер-акушерлык пункты төзелеше башланды. Хәзерге вакытта яңа объектта коммуникацияләр эшләнә, дип хәбәр итте Димтамак авыл җирлеге башлыгы Илгиз Сәләмов. Моннан тыш, Яссытугай авылы урамнарында республика программасы буенча 14 яктылык бирүче диодлы лампалар урнаштырылган. Алдагы көннәргә план - Димтамак авыл җирлеге составына керүче торак пунктларда үзара салым акчасына юлларны норматив хәлгә китерү.
Тулырак мәгълүмат: http://yutazy.ru/news/zdravoohranenie/v-derevne-yassy-tugay-stroitsya-fap