«ІВолга» яшьләр форумында 16 яшьтән алып 35 яшькә кадәр Татарстан Республикасы гражданнары катнаша ала. 2020 елда «іВолга» форумы 24-28 августта онлайн-форматта узачак. Сайт платформасында мәгариф һәм мәдәни-ял программалары, шулай ук Идел буе федераль округында гражданнар җәмгыяте институтларын үстерүгә ярдәм итү фондының грантлар конкурсы һәм Росмолодежь проектлары конкурсы уздырылачак. Быел проектларның округ конкурсының грант фонды 10 млн. сумнан артык тәшкил итәчәк. 16 яшьтән алып 35 яшькә кадәр Татарстан Республикасы гражданнарына катнашу өчен 20 июльгә кадәр «Россия яшьләре» АИСка шәхси кабинет аша https://myrosmol.ru/event/46965 сылтамасы буенча гариза бирергә кирәк, аннан соң сайлап алу узу мөһим, соңыннан Форумның барлык активлыкларына керү һәм проектларның округ конкурсында катнашу хокукы бирелә. Ә әлегә актив катнашырга әзер булмаган, әмма Форум атмосферасына “чумарга” теләгән кешеләр өчен тамашачы булу мөмкинлеге каралган. Форумның белем бирү программасы кысаларында татарстанлылар һәм башка катнашучылар өчен лекцияләр, тренинглар, семинарлар һәм дәрәҗәле кунаклар белән очрашулар оештырылачак. Ул дүрт тематик юнәлешне үз эченә ала: Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 75 ел тулуга багышланган «Безнең Җиңү» сменасын, Экология, шәһәр төзелеше, архитектура өлкәсендә үзләрен күрсәтергә теләгән яшь кешеләр өчен билгеләнгән «Тормыш өчен территория» сменасын, үз бизнесларын тормышка ашыру теоретик белемнәрен һәм практик күнекмәләрен өйрәнүгә юнәлтелгән «Минем бизнес» сменасын һәм заманча тикшеренүләргә һәм фәнни-гамәли эшләргә багышланган «Фән һәм цифрлы технологияләр» сменасын. Форумда татарстанлыларны геймификация элементлары, катнашучылар рейтингына нигезләнгән бүләкләү системасы, шулай ук нетворкингны тәэмин итүче чатлар һәм интерактивлар көтә. Форум материаллары - экспертлар лекцияләре, дискуссияләр, семинарлар тиз арада «іВолга» сайтына урнаштырылачак. Идел буе федераль округының «іВолга» яшьләр форумы Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле патронажы астында уза. Форумны яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык ярдәмендә Самара өлкәсе хөкүмәте оештыра.
Тулырак мәгълүмат: http://yutazy.ru/news/obschestvo/zhiteley-yutazinskogo-rayona-priglashayut-uchastvovat-v-molodezhnom-forume