2020 елның 13 июленнән 26 июленә кадәр Ютазы муниципаль районында ЮХИДИ юл-патруль хезмәте бүлекчәләре белән берлектә «Частник» профилактик операциясе үткәрелә. Әлеге операция үзйөрешле машиналарны закон таләпләренә туры китереп һәм тракторлар, башка үзйөрешле машиналар һәм аларга тагылмалар катнашында юл-транспорт һәлакәтләре һәм бәхетсезлек очракларының санын киметү, шулай ук әлеге категориядәге транспорт чараларының юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү чараларының нәтиҗәлелеген арттыру максатларында уздырыла.
Операция кысаларында куллану процессында үзйөрешле техниканың һәм тагылмаларның техник торышына, рөхсәт итүче категориясе булган тракторчы-машинист таныклыгына, техник карау узу турында таныклыкка, теркәү документларына, дәүләт теркәү билгеләре таләпләренә туры китереп урнаштырылуга тикшерүләр оештырылачак. Югарыда күрсәтелгән җитешсезлекләрне ачыклаганда, эксплуатация барышында хокук бозучыларга административ йогынты чаралары кулланылачак. Үзйөрешле машиналар хуҗаларына ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү өчен күрсәтмәләр биреләчәк.