Шамкин урамындагы 43 нче йорт ишегалдында парковка һәм транспорт үтү юлы асфальтланды, Үзәк тыкрыкка кадәр тротуар ясалды, подъездларга якын килү юллары тәртипкә китерелде, дип хәбәр ителә Ютазы муниципаль районының рәсми аккаунтында. Иске балалар мәйданчыгы демонтажланган, яңа юллар барлыкка килгән. Киләчәктә таганнар, таулар, балалар өчен уен элементлары, комлык, эскәмияләр һәм урналар, яктырту терәк баганасы куелачак. Бу безнең районда быел төзекләндерү программасына кергән тугыз ишегалдының берсе. Параллель рәвештә Пушкин урамы 105 йорт ишегалдында эшләр бара. Пионерлар 6 - Пушкин ур., 72 адресы буенча ишегалдында эшләр ахыргы стадиядә . Якын арада Урыссу урамындагы 17-нче санлы йорт ишегалдында эшләр башланачак. Чиратта Урыссу поселогының Горький ур., 4а, Пионер ур., 14, Химиклар тыкрыгы, 1,3,5, Яшьләр тыкрыгы, 2 һәм Алабакүл авылындагы Үзәк урам, 3 ишегалды, дип язалар ЮМР администрациясенең рәсми битендә.
Тулырак мәгълүмат: http://yutazy.ru/news/obschestvo/v-yutazinskom-rayone-prodolzhaetsya-blagoustroystvo-dvorov-po-programme-nash-dvor