Метеорологик фараз:
Куркыныч метеорологик күренеш турында шторм кисәтүе:
2020 елның 15 июлендә Татарстан Республикасы территориясендә максималь һава температурасы 35-38 градус булган көчле эсселек көтелә.
Начар метеорологик күренешләр:
2020 елның 15 июлендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитүе көтелә, яшенле яңгыр, урыны белән боз явуы көтелә; төнлә урыны белән көчле яңгыр, яшен вакытында җилнең секундына 23 метрга кадәр көчәюе көтелә. Казанда төнлә һәм иртән 15 июльдә урыны белән яшенле яңгыр, яшен вакытында көньяк көнчыгыштан искән җилнең секундына 15-20 метрга кадәр көчәюе ихтимал.
2020 елның 15 июленә 14 июльнең 18 сәгатеннән 15 июльнең 18 сәгатенә кадәр Көнчыгыш Кама алды һәм Кама аръягы буенча:
Алмашынучан болытлы һава. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр, төнлә аерым районнарда көчле яңгыр. Урыны белән яшен, боз яварга мөмкин. Җил көньяк-көнчыгыштан көньяк-көнбатышка таба күчүчән, секундына 6-11 метр, урыны белән көчәйгәндә, секундына 15-20 метрга кадәр, төнлә урыны белән яшен вакытында секундына 23 метрга кадәр көчәергә мөмкин. Төнлә һаваның минималь температурасы +21..+24˚. Көндез максималь һава температурасы +32..+37˚.