Тәмәке эшләнмәләрен һәм аяк киемнәрен маркировкалау шартлары

2020 елның 15 июле, чәршәмбе

2020 елның 1 июленнән Россиядә аяк киемен һәм тәмәке эшләнмәләрен мәҗбүри цифрлы маркировкалау кертелде. Шушы датадан башлап Data Matrix кодлары булмаган әлеге товарларны сату тыела.

Продукциягә цифрлы маркировканың булуы товарның законлы җитештерелүен, аның сыйфаты тиешле таләпләргә туры килүен күрсәтә. Һәр кулланучы үз смартфонында махсус кушымта ярдәмендә кодны сканерлап алала һәм товар турында кирәкле мәгълүматны сатып алганчы белә ала.

РФ Хөкүмәтенең 2020 елның 30 июнендәге "Россия Федерациясе Хөкүмәтенең кайбер актларына үзгәрешләр кертү турында" 953 номерлы карары белән әлеге датага кадәр сатылмаган тәмәке һәм папиросларны маркировкалау срогын 1 декабрьгә кадәр озайту турында карар кабул ителде.

Аяк киемен маркировкалау тәртибенә "Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2019 елның 5 июлендәге 860 номерлы карарына үзгәрешләр кертү турында" 2020 елның 30 июнендәге 952 номерлы РФ Хөкүмәте Карары нигезендә төгәллек кертелгән . 2020 елның июле ахырына кадәр эчке куллану өчен күрсәтелгән товарларны маркировкасыз чыгару мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International