Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе» ФДБУ мәгълүматлары буенча:
Татарстан Республикасы территориясендә урманнарның югары янгын куркынычы турында шторм кисәтүе
2020 елның 16 июленнән 22 июленә кадәр Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән урманнарның югары янгын куркынычы (4 класс) саклана.
Татарстан Республикасы территориясендә урманнарның югары янгын куркынычы фаразлары
2020 елның 16 июлендә Татарстан Республикасы территориясендә урманнарның югары янгын куркынычы (4 сыйныф) Биектау, Югары Ослан, Питрәч, Лаеш, Спас, Кама Тамагы, Чистай, Алексеевск, Яңа Чишмә, Аксубай, Нурлат, Әлмәт, Чирмешән, Азнакай, Ютазы, Мөслим, Минзәлә, Актаныш муниципаль районнарында, Казан шәһәр округында көтелә.
Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсе кисәтә:
Янгынның кайбер билгеләре: тотрыклы төтен исе, томан рәвешле төтен, кошларның, хайваннарның, бөҗәкләрнең үз-үзләрен хәвефле тотышы, аларның бер үк якка хәрәкәт итүе, горизонтта янгын шәүләсе.
Урман янгынын ничек сүндерәләр?
Ялкын телләрен яфраклы агач ботаклары белән суккалап, көпшәк грунт һәм җир полосалары ясап, ут хәрәкәте юлында киң канаулар ясап сүндерергә мөмкин.
Әгәр ут торак пунктка якынлашса нишләргә? Кешеләрне, беренче чиратта балаларны, хатын-кызларны һәм картларны эвакуацияләргә кирәк. Кешеләрне утның таралуына перпендикуляр юнәлештә чыгару яки транспорт белән алып чыгару зарур. Юллар буйлап, шулай ук елгалар һәм инешләр буйлатып, кайчагында су буйлап та хәрәкәт итәргә кирәк. Төтен бик көчле булганда, авызны һәм борынны юеш мамык-марля бәйләвеч, сөлге, киемнең бер өлеше белән каплау мөһим. Үзең белән документлар, акча, чиктән тыш
кирәкле әйберләр генә алу зарур. Шәхси әйберләрне янучан конструкцияләре булмаган таш корылмаларда яки туфрак сибелгән гади чокырда саклап калырга мөмкин.
Эвакуацияләнергә мөмкин булмаган очракта (торак пунктларда массакүләм янгыннар), герметиклаштырылган таш биналарда, гражданнар оборонасы убежищеларында яки зур ачык мәйданнарда, стадионнарда һ. б. урнашып, көтәргә генә кала.
Урманда янгынга тап булсагыз, паникага бирелмәгез. Башта хәлне тиз генә анализлагыз. Рельефның югары ноктасына күтәрелергә яки биек агачка менәргә, янгын чыганагынын урнашу урынын табарга, ут таралуның юнәлешен һәм тизлеген билгеләргә, сулыкның, сазлыкның, урман читенең, торак пунктларның урнашуын күрергә кирәк.
Әгәр юл киселгән икән, уттан утраучыкларда, сай урында сулыкта, сазлыкта, кыя-калкулыкларда яшеренергә кирәк. Янгыннан саклану урыннарын агачлардан ераграк сайлагыз – аларның утта тамырлары янып, агачлар тавышсыз аварга мөмкин. Ут якынайган очракта, киемегезне су белән чылатыгыз, суга ятыгыз, әмма камышлар янына түгел. Сай сулыкта алдан йокы капчыгын һәм кигән киемегезне суда чылатып, башыгызны йокы капчыгы белән каплагыз. Ут чыганагында калганда, даими әйләнеп торыгыз, киемнәрегезнең кипкән урыннарын чылатыгыз, йөзегезне күп катламлы бәйләвеч белән саклагыз, марлядан яхшырак, аны да гел юешләп торыгыз. Ут чыганагында калгансыз икән, үзегездән эреп яна торган бөтен нейлон, капрон һәм башка эри торган кием-салымыгызны салыгыз, янучан һәм тиз янып китүчән кирәк-яраклардан котылыгыз.
Әгәр дә сез урманда зур булмаган янгынга юлыккансыз икән, аны туктатырга һәм бер үк вакытта, мөмкинлек булса, кемнедер якындагы торак пунктка яки урманчылыкка ярдәм күрсәтүләрен сорап җибәрергә кирәк.