Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе» ФДБУ мәгълүматлары

2020 елның 16 июле, пәнҗешәмбе

Шторм кисәтүе

2020 елның 16 июле кичендә, 17 июльдә төнлә һәм иртән урыны белән, күбесенчә Татарстан Республикасының көнчыгыш районнарында, яшенле яңгыр көтелә, җилнең тизлеге секундына 19-24 метрга кадәр җитәргә мөмкин, көчле яңгырлар, урыны белән боз яварга мөмкин.

Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсе халыкка тәкъдим итә:

Җил көчәйгәндә:

1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим.

 

2. Әгәр көчле җил вакытында сез урамда калсагыз җир асты кичүенә яки биналар подъездларында яшеренергә киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янында яшеренергә кирәкми, чөнки түбәдән шифер һәм башка түбә ябу материаллары төшәргә мөмкин. Бу шулай ук җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга да кагыла.

3. Урамда реклама щитларыннан, элмә такталардан, юл билгеләреннән, электр тапшыру линияләреннән ераграк торырга кирәк.

4. Зур агачлар янында булырга, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый - җил белән сынган ботаклар зур куркыныч тудыра ала.

5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында басып тору һәм өзелгән электр үткәргечләргә килү үлем куркынычы белән яный.

6. Югары катлар тәрәзәләреннән ватылып төшкән тәрәз пыяласы, шулай ук җил нәтиҗәсендә егылып төшкән түбә һәм декор элементлары куркыныч тудырырга мөмкин. Төзелә башлаган яки ремонтлана торган биналар янында мондый куркыныч арта.

7. Барлык йорт тәрәзәләрен тыгызлап ябарга кирәк, балконнар һәм лоджияләрдән тышка егылып төшәргә мөмкин булган предметларны алу зарур.

8. Торакта яки эш урынында тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торырга кирәк.

Яшенле яңгыр вакытында:

Әгәр дә сез велосипедта яки мотоциклда яшенле яңгыр явып китсә, һичшиксез, хәрәкәтне туктатыгыз һәм үз транспорт чарагыздан якынча 30 метр ераклыкта яшенле яңгыр узганны көтегез. Автомобильдә баруны да дәвам итәргә

кирәкми, чөнки электроника эше бозылырга мөмкин. Туктарга, машинаның тәрәзәләрен ябарга һәм яңгыр узганны көтәргә кирәк.

Машина йөртүчеләргә юл хәрәкәте вакытында чиктән тыш игътибарлы булырга кирәк.

Җәяүлеләргә автотрассалар аша чыкканда һәм алар янында булганда аеруча сак булу мөһим.

Ерак араларга барудан баш тартыгыз.

Теләсә нинди хәвеф-хәтәр очрагында сез һәрвакыт бердәм ашыгыч хезмәтләр чакыру номерына – «101,112» мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсендә һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.

Архивтан фото.

ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" - 8 (843) 288-46-96.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International