Агымдагы елда миллион ярым сум күләмендә республика конкурсы буенча грант откан Акбаш авыл җирлегенең Акбаш авылында балалар уены элементлары булган Гаилә паркы төзелә. Моннан тыш, үзара салым акчасына Мәктәп урамының 116 метрына асфальт түшәлгән. "Бүген без Ленин урамында су торбасын алыштыру белән шөгыльләнәбез", - дип хәбәр итте Акбаш авыл җирлеге башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Ләйсән Сөнәгатуллина. Иң мөһим һәм кызыклы яңалыкларны Татмедианың Telegram- каналында күзәтегез.
Тулырак мәгълүмат: http://yutazy.ru/news/obschestvo/v-sele-akbash-stroitsya-semeynyy-park