Урыссу базарында эшлекле киңәшмә

2020 елның 17 июле, җомга

Бүген Урыссу бистәсенең иске базары территориясендә шәхси эшкуарлар һәм район тормышын тәэмин итүче хезмәт җитәкчеләре катнашында киңәшмә узды. Район башкарма комитеты җитәкчесе Аяз Шафигулин чарада катнашучыларны базарда башкарылачак үзгәртеп кору һәм капиталь ремонт чаралары белән таныштырды. Шул ук вакытта ул, базар территориясендә асфальт җәйгәнче, биредә кибетләре булган бизнесменнардан үз сәүдә нокталарының фасадларын заманча материал белән тышлауны таләп итте. Шәхси эшкуарлар базарны үзгәртеп ясау проекты белән тулаем килештеләр һәм көзгә кадәр яңа кыяфәттә ачылырга тиеш булган базарны капиталь ремонтлауны башкаруда үз якларыннан тоткарлыклар булдырмаска тырышачакларын белдерделәр. Илмира ГАЛИЕВА, автор фотосы
Тулырак: http://yutazy.ru/news/aktual/uryssu-bazarynda-eshlekle-kishm

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International