Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы комиссиясе республика районнарында урып-җыю техникасының әзерлеген тикшерә.
Татарстан агросәнәгать комплексы предприятиеләрендә икмәкне җыеп алуга һәм киләсе ел уңышы өчен туфракны төп эшкәртүгә әзерлек тикшерелә. Тикшерүнең максаты-урып-җыю машиналары паркын, башка авыл хуҗалыгы техникасын һәм ашлык җиһазларын урып-җыю кампаниясенә, шулай ук агрегатларны җәйге һәм көзге кыр эшләренә вакытында һәм сыйфатлы әзерләүне тәэмин итү. Комбайннар Бөгелмә, Буа, Алексеевск, Актаныш, Саба, Әлки районнарында кабул ителде. Барлык 43 муниципаль районда АПК оешмаларының урып-җыю эшләренә һәм туңга сөрүгә әзерлеге тикшерелә. Бөгелмә районында комбайннар парадында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык – төлек министры урынбасары Тәлгать Таһирҗанов, шулай ук урып-җыюда катнашучы белгечләр катнашты. Тикшерү барышында ашлык җыю комбайннарының, авыл хуҗалыгы техникасының, транспорт чараларының, ашлык складларының, киптергечләрнең, ашлык чистарту машиналарының әзерлек дәрәҗәсе билгеләнде. Урып-җыю комбайннары сезонлы техник хезмәт күрсәтү һәм Дәүләт техник карау уза, шул ук вакытта алар барысы да комбайннар парадында тәкъдим ителергә тиеш. Комиссия әгъзаларының аерым игътибары хезмәткәрләрнең хезмәтен мотивацияләүгә һәм хезмәтне саклау таләпләрен үтәүгә юнәлтелде. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматларына караганда, 2020 елгы урып-җыю кампаниясендә Бөгелмә районы кырларында 95 ашлык җыю комбайны эшләячәк. Игенчеләргә 37 мең гектардан артык мәйданда бөртекле культураларны җыеп аласы бар. Тәүлеклек техник потенциал 1763 гектар тәшкил итә. Аграрийлар яхшы нәтиҗәгә әзер.
Район комбайннар паркы бүген план буенча урып-җыюга әзерлеккә тикшерү узачак. «АгроМир», Тукай исемендәге, «Кәрәкәшле», «Уңыш», «Нәбиуллин» һ.б. агрофирмаларда ашлык җыю комбайннарын ремонтлау бәяләнәчәк.