Район балигълык яшенә җитмәгән балалар мәнфәгате сагында торучы комиссиянең утырышында җиде администартив эш тикшерелде. Шуларның дүртесе Алма-Ата авылында яшәүче үсмерләрнең берсенә кагылды. Татарстанда үз көчендә булган комендант сәгатен бозган малай караклыкта да гаепләнде. Ютазы авылында яшәүче балаларның да берсе “тиз генә өйгә кайтыр өчен” чит кешенең ике көпчәкле транспортын чәлдергән. Ә менә Урыссу бистәсеннән 17 яшьлек үсмер вакланып тормаган – туганының машинасында йөреп килергә булган. Әмма шатлыклы хисләр озак дәвам итмәгән – яшь “шумахерны” автоинспекторлар тоткарлаган. “Магнит” кибетләренең берсендә өлкәннәр озатуыннан тыш йөргән өч яшьлек сабыйның да әти-әнисенә полиция хезмәткәрләре административ беркетмә төзергә мәҗбүр булган. Барлык эшләр буенча да тиешле карарлар кабул ителде.
Тулырак: http://yutazy.ru/news/%D2%97%D3%99mgyiyat/yutazy-rayony-balalary-artyk-mstkyyl-tgelme