Урыссулылар үз ишек аллары язмышында катнаша

2020 елның 17 июле, җомга

Урыссу бистәсенең Урыссу урамындагы 17 санлы йортында яшәүче кешеләр “Безнең ишегалды” Президент программасы буенча капиталь ремонт проекты белән танышты. Аларга йорт алды территориясендә башкарылачак эшләр турында районның баш архитекторы Илнара Гыйлаҗева сөйләде. Әлеге ишек алдында тротуар, парковка, архитектураның кече формалары, балалар уен мәйданчыгы, өстәмә ясалма яктылык терәкләре куелачак. Яшәүчеләр үзләрен кызыксындырган сорауларга да җавап алды. Гомумән алганда, алар проекттан канәгать калды. Шунысы гына бераз кызганыч, ишек алды язмышын хәл итүдә пенсионерлар гына катнашты, гәрчә очрашу кичке алты сәгатьтә узса да.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International