ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты баланс комиссиясе утырышларын үткәрү графигын раслады

2020 елның 17 июле, җомга

Татарстан Республикасы тарифлар буенча дәүләт комитеты баланс комиссиясе утырышларын үткәрү графигын раслады. Моннан тыш, ведомствога тапшырырга кирәк булган документлар исемлеге басылды. Бу электр энергетикасы, җылылык белән тәэмин итү, су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу, каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәләрендә җайга салынулы оешмаларның финанс-хуҗалык эшчәнлегенә кагыла.

Ютазы районында баланс комиссиясе утырышы 21 июльгә планлаштырылган. Электр энергетикасы, җылылык белән тәэмин итү, су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу, каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәләрендә җайга салынулы оешмалар тулырак мәгълүматны сылтама буенча тиешле документларда табарга мөмкин. Шунда ук Дәүләт комитетына баланс комиссиясе утырышларына бирергә кирәк булган мәгълүмат һәм материаллар исемлеге дә тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International