Ютазы районында алимент түләүдән качып йөрүче гражданнарга карата нинди чаралар күрелә? Бу хакта без район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Сергей Рузанов белән сөйләшәбез.
- Ютазы районы суд приставлары мәгълүматларына караганда, 2020 елның 1 гыйнварына аларда 18,393 млн сумлык 107 башкарма производство булган.
Сергей Александрович,узган ярты елда уңай үзгәрешләр күзәтелдеме?
- Әгәр 2020 елның 10 июленә күрсәткечләрне анализласаң, агымдагы елның беренче яртыеллыгында 2,935 млн сумлык 48 башкарма производство тәмамланган. Җиде бурычлы Россия Федерациясе Административ хокук бозулар кодексының 5.35 маддәсе буенча административ җаваплылыкка тартылган. Алты гражданга карата җинаять эше кузгатылды. Нәтиҗәдә, бүгенге көндә Ютазы районы суд приставлары башкаруында 94 башкарма производство калган. Алиментлар буенча бурыч 16,189 млн сум тәшкил итә. –
Әлеге Башкарма производстволарда катнашучы затларга карата нинди чаралар күрелә?
- Әйтик, 9 бурычлы кеше эзләнүгә игълан ителгән, 12 бурычлы кешене эзләү буенча чаралар үткәрелә. Сигез граждан РФ КоАП 5.35 маддәсе буенча административ җаваплылыкка тартылган. Алимент түләмәүчеләр белән эшләү дәвам итә. Ирекләреннән мәхрүм ителгән унике кешенең бишесенең алиментлары хезмәт хакыннан тотыла. 32 ютазылының алимент буенча суммасы шактый: бурычлары хезмәт хакыннан тотып калуга юнәлдерелгән. Өч бурычлы кеше-башка ил гражданнары, алар туган якларына киткән, тагын өчесе район мәшгульлек үзәгендә исәптә тора. Әлбәттә, кеше үзе балигъ булмаган баланы карап тоту өчен алимент түләүдән баш тартса, дәүләт структуралары көче белән генә аны яңадан үзгәртү кыен. Төрле карашлар бар. Кемнеңдер элеккеге иренә яки хатынына үч итеп, алимент түләмәве дә сер түгел. Башкалар еш кына эш урынын үзгәртә. Рәсми рәвештә эшкә урнашып, хезмәт хакын конвертта алучылар да аз түгел. Бу очракта бер генә сорау бирәсе килә: балалар нидә гаепле?