Ютазылылар көзге чәчүгә әзерләнәләр

2020 елның 20 июле, дүшәмбе

2020 елда район буенча көзге культуралар 5520 гектарда чәчеләчәк, бу җирләрнең 69 процентын бодай, 31 процентын арыш биләячәк дигән сүз.

- Хәзер уҗымнар бөтен бөртеклеләрнең 27 процентын били. Без бу күрсәткечне 40 процентка җиткерү максатын куябыз, - дип билгеләп үтте район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Андрей Борисов. Быел «АгроМир», Тукай исемендәге, «Уңыш», «Кәрәкәшле», «Тимербаев», «Кадыйров» хуҗалыклары күчмә фонд орлыклары белән көзге чәчүгә керешәчәкләр. Авыл хезмәтчәннәренә һәр гектарга бер центнер минераль ашлама кертеп, көзге культуралар чәчү йөкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International