Ютазы районында кайнар кояш сөтне киметә

2020 елның 20 июле, дүшәмбе

Соңгы көннәрдә урнашкан аномаль эссе һава торышы терлекчелек тармагы продукциясе күләмендә дә чагылмый калмады. Фермаларда сөт җитештерү үзенең тотрыксызлыгын югалта бара. Савымны киметмәү өчен, табигый ки, беренче чиратта малларның рационын тәмлерәк итү һәм аларны суга туйдыру мөһим. Рационализаторлык сәләте белән аерылып торучы фермер Ансель Вафауллин бу юлы да югалып калмаган – ул эсседән тилмерүче сыерларга душ оештырган. Бөртекле культураларга химик матдәләр сиптергеченең эшләү механизмнарын үзгәреп корып, ул торакта бәйсез ысул белән асралучы сыерларга сәгать ярым саен душ оештыра. Максат – сөт кимүгә юл куймау. “Бер рейска ярты тонна су сарыф ителә. Аның каравы, сыерларга душ коену бик ошый”, - дип елмайды әлеге тыйнак һәм акыллы яшь кеше.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International