Татарстан Республикасы территориясендә урманнарның югары янгын куркынычы фаразлары

2020 елның 20 июле, дүшәмбе

2020 елның 21 июлендә Татарстан Республикасы территориясендә югары янгын куркынычы Арча, Биектау, Югары Ослан, Питрәч, Лаеш, Спас, Кайбыч, Апас, Кама Тамагы, Норлат, Әлмәт, Азнакай муниципаль районнарында, Казан шәһәр янында көтелә.

Татарстан Республикасында гражданнарның урманнарда булуын һәм аларга транспорт чаралары белән керүне чикләү режимы кертелде.

2020 елның 14 июлендәге 589 санлы ТР Министрлар Кабинеты карары белән, агымдагы елның 15 июленнән республикада гамәлдәге законнар нигезендә урманнардан файдалану эшчәнлеген башкаручы

затларның гомуми файдаланудагы юлларыннан үтәли йөрүләреннән тыш, гражданнарның урманнарда булуын, аларда транспорт чаралары керүен һәм урманнарда билгеле бер төр эшләр башкарылуына чикләүләр кертелде.

Гражданнарның яшәешенә чикләүләр Татарстан Республикасы урман фонды җирләрендә урнашкан урманнарга карата билгеләнә.

Урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү максатларында ведомство карамагындагы учреждениеләрдә тәүлек буе кизү тору оештырылачак, урман массивларында патрульлек көчәйтеләчәк, ял һәм бәйрәм көннәрендә урманнарга күпләп килә торган урыннарда вакытлы постлар оештырылачак.

Аның кысаларында быел ведомство карамагындагы учреждениеләргә тугыз берәмлек янгын автоцистернасы, ике берәмлек кече урман патруле комплексы һәм ике янгынга каршы югары басымлы җайланма сатып алынган һәм кулланылуга тапшырылган.

Урманда янгын куркынычсызлыгын II типтагы урман янгыннары станциясе һәм «Урман янгыннары үзәге»ТР дәүләт бюджет учреждениясе каршындагы III типтагы биш урман янгыннары станциясе тәэмин итә. Урман янгыннары формированиеләрендә эшләүчеләр саны-675 кеше, җиһазланыш-342 төрле техника. Гадәттән тыш хәл килеп чыккан очракта янгын сүндерү бүлекчәләре һәм гомуми саны 2822 кеше булган оешмалар көчләрен һәм чараларын өстәмә җәлеп итү каралган, аларда 512 берәмлек техника бар. Моннан тыш, урманнардан файдалануны гамәлгә ашыручы һәм аны гамәлгә ашырмый торган 2586 кеше булган оешмаларның көчләрен һәм чараларын җәлеп итү мөмкинлеге бар, аларны җиһазлауда 679 берәмлек төрле техника каралган.

«Хәзерге вакытта Татарстан Республикасының барлык урманчылыкларында урманнарны янгынга каршы төзекләндерү буенча чаралар комплексы үткәрелә. Аның кысаларында республикада 2670,2 километр яңа янгынга каршы минераль полосалар булдырылды һәм гомуми озынлыгы 5448,9 километр булган киртәләрне карау үткәрелде, – дип хәбәр итте Илгизәр Зарипов. - Шулай ук 14 июльгә гомуми озынлыгы 50 километр булган янгынга каршы юллар төзү һәм 220 километрда аларны реконструкцияләү буенча эшләр башкарылган. Моннан тыш, урманнарда янгын куркынычсызлыгы чаралары турында мәгълүматны үз эченә алган 790 данәдән артык стенд, билге һәм күрсәткечләр урнаштырылган һәм урманнарда яшәүче гражданнарның 225 ял итү урынын төзекләндерү үткәрелгән».

Янгын куркынычы булган хәлләрне, авиация (1,2 миллион гектар) һәм җир өсте (11 мең гектар) космик мониторинг алып барыла. Шулай ук «Урман янгыннары үзәге» ТР дәүләт бюджет учреждениясенең төбәк диспетчерлык хезмәте тәүлек буе эшли, тел.8-800-100-94-00, (843) 221-37-95.

Исегезгә төшерәбез, урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу гражданнарга – өч мең сумга кадәр, вазыйфаи затларга – 20 мең сумга кадәр, юридик затларга 200 мең сумга кадәр административ штраф салуга китерә. Әгәр урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу урман янгыны барлыкка килүгә китерсә һәм урманнарга зыян китерелсә, кылган гамәлләре өчен әлеге кеше РФ Җинаять кодексының 261 маддәсе буенча җинаять җаваплылыгына тартылырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International