Татарстанның 32 районында ТР Икътисад министрлыгына караган Эшкуарлыкка ярдәм итү фондының «Минем бизнес» үзәгенең төбәк вәкилләре даими нигездә эшли. Белгечләр түләүсез профессиональ консультация күрсәтәләр.
Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм итү фондының районнардагы төбәк вәкилләре штаты 2019 елда кече һәм урта бизнес субъектларын гамәлдәге ярдәм чаралары белән максималь рәвештә колачлау максаты белән оештырылды.
Ютазы районында консультация сорап белгеч Елена Звягинцевага түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин: Урыссу, шагыйрь Сирин ур., 35, КФҮ.
Фонд белгечләреннән үз эшләрен ачу, финанс һәм бизнес-планлаштыру, юридик мәсьәләләр, персонал сайлау, товарларны һәм хезмәтләрне сертификацияләү, микрозайм алу, белем бирү чараларында һәм чит ил күргәзмәләрендә катнашу буенча бушлай консультацияләр алырга мөмкин.
Шулай ук иминият взносларын түләү, «Минем салым» кушымтасыннан файдалану, килешүләр буенча чеклар бирү, юридик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр белән килешү төзү мәсьәләләре буенча консультация сорап, республиканың үзмәшгуль гражданнары мөрәҗәгать итә ала.
Исегезгә төшерәбез,республика эшкуарларына ярдәм итүнең барлык чараларына тиз арада керү һәм вакытлыча чыгымнарны киметү өчен РФ ФАСТРЕК.порталы эшләнгән. Портал «Бердәм тәрәзә» форматында эшли, гариза бирергә һәм аның үтәлешен «Шәхси кабинет»та дистанцион рәвештә тикшерергә мөмкин.
Татарстанның Кадастр палатасы мәдәни мирас объектлары территорияләре чикләре турындагы мәгълүматларны бердәм дәүләт реестрына кертүне дәвам итә
Татарстан Республикасы буенча Кадастр палатасы хәбәр иткәнчә, 2020 елның беренче яртыеллыгында күчемсез милекнең Бердәм дәүләт реестрына Татарстанның мәдәни мирас объектларының 124 территориясе чикләре турында белешмәләр кертелгән. Алар арасында федераль әһәмияттәге 20 объект бар, аларның күбесе Спас районында (Бураково-кожай валы, Гусиха, Куйбышев, Балымер шәһәрчекләре һәм башкалар).
Шулай ук ЕГРН дини корылмалар, белем бирү учреждениеләре, дворян һәм сәүдәгәрләр утарлары территорияләре чикләре турында мәгълүматлар белән тулыланды. Алар арасында Поморский татулык җәмәгать гыйбадәтханәсе, Рождество Христов чиркәве, Никольский чиркәве, Галиев мәчете, земство училищесы бинасы, Мануйлова гимназиясе һәм башкалар бар. Моннан тыш, ЕГРНга Курбатова утары, 1900-1941 елларда анда галим-филолог Богородицкий в.а. яшәгән, сәүдәгәр Стахеев утары, Чемезов, Акчурин йорты һәм башка бик күп тарих һәм мәдәният һәйкәлләре турында мәгълүматлар кертелгән.