“Таң” җәмгыяте бүлеп биргән 40 килограммнан артык сыер ите, шәхси эшмәкәр Альберт Зарипов тәэмин иткән 50 килограмм карабодай һәм тары ярмасы хисабына тәүлекнең күпчелек өлешен хастаханәдә, авырулар янында уздырырга мәҗбүр булган табибларга көн саен өч тапкыр кайнар аш хәзерләргә мөмкинлек туган.
Провизор госпиталендә дәваланучы ютазылыларның менюларын карбыз һәм кавын белән баетуда да район шәхси эшкуарларының өлеше зур, дип рәхмәтен белдерде Урыссу үзәк район хастаханәсе баш табибы Светлана Шакирова.
Шәхси эшмәкәр Альберт Зарипов бу атнада “Дубравушка” балалар сәламәтләндәрү лагерен да үз цехында җитештергән 25 килограмм карабодай һәм тагын шуның кадәр арпа ярмасы белән тәэмин итте.
Илмира ГАЛИЕВА