“Таң” җәмгыяте арыш суга

2020 елның 21 июле, сишәмбе

Урыссу авыл җирлегендә урнашкан “Таң” җәмгыятендә бүген урак башланды.  Механизаторлар көзге арышны урырга кереште. Марат Галиев эшли торган “Акрос” комбайны бункерыннан озатылган беренче олаулар һәр гектардан уртача 25 центнер бөртек чыгуын күрсәтте. Игеннәрнең дымлылыгы 18 процент. Хуҗалыкта уҗым культураларын турыга урып-суктыралар.  Икмәкләрнең торышын һәм урак башланып китүен “Таң” җәмгыяте директоры Ильяс Гарипов белән бергә район башкарма комитеты җитәкчесе Аяз Шафигуллин, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Андрей Борисов, ветеран-агроном Сәгадәтулла Төхбәтуллин да күзәтте. 

Илмира ГАЛИЕВА, автор фотолары
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International