Урыссу бистәсендәге Горький урамында яшәүчеләрне черек коймалар борчый

2020 елның 21 июле, сишәмбе

Урыссу бистәсендәге Горький урамы, 4а санлы йорт ишеге янындагы реклама тактасына ишек алдын төзекләндерү буенча җыелыш узачагын хәбәр итеп эленгән игъланда күрсәтелгән сәгатькә яшәүчеләр җыелды. Кем әйтмешли, форум бар иде.  Йорт ишек алды стандарт түгел. Шуңа күрә йорт алды территориясендә тротуар төзелмәячәк. Йорт тирәли машина йөрү юлы яңадан асфальтланачак һәм автотукталыш ясалачак. Кер элү һәм келәм кагу өчен стойкалар булачак, ә балалар уен мәйданчыгы киләчәктә күрше йорт ишек алдында урнашачак. Чөнки әлеге йорт ишегалдында уен элементлары куяр урын юк.  Форсаттан файдаланып, яшәүчеләр 4а һәм 4 санлы йорт арасындагы череп беткән агач ихатаны алмаштыру гозере белән чыкты. Бу сорау, әлбәттә, “Безнең ишегалды” Президент программасы ярдәме белән чишелми. Бу эшне “Восток” торак милекчеләре ширкәте башкарырга тиеш. Подъезд өстендәге козырекны да ул ремонтларга бурычлы. Бу сорауны да халык бер тапкыр гына күтәрми булып чыкты.

Илмира ГАЛИЕВА, автор фотолары 
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International