Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультацион-кисәтү

2020 елның 23 июле, пәнҗешәмбе

Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе» ФДБУ мәгълүматлары буенча:

Әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе 23 июль көнне 18 сәгатьтән 24 июльнең 21 сәгатенә кадәр метеорологик күренешләрнең көчәюе турында хәбәр итә.

Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә:

- 23 июль кичендә, төнлә һәм көндез 2020 елның 24 июлендә кыска вакытлы җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр (Казанда-кич һәм төнлә);

- 23 июльдә кичен һәм 24 июльдә төнлә урыны белән көчле яңгыр һәм боз булуы ихтимал (Казанда да).

Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсе халыкка тәкъдим итә:

Җил көчәйгәндә:

1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим.

2. Әгәр урамда көчле җилгә эләккәнсез икән, җир асты кичүендә яисә подъездларга кереп яшеренергә киңәш итәбез. Йорт диварлары янында көчле җилдән качып ятарга кирәкми, чөнки түбәдән шифер һәм башка түбә ябу материаллары өстегезгә җөшәргә мөмкин. Бу шулай ук җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга да кагыла.

 

3. Урамда реклама щитларыннан, элмә такталардан, юл билгеләреннән, электр тапшыру линияләреннән ераграк торырга кирәк.

4. Зур агачлар янында булырга, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый-җил белән өзелгән чыбыклар да зур куркыныч тудыра ала.

5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында басып тору һәм өзелгән электр үткәргечләргә килү куркыныч.

6. Куркыныч тудырырга мөмкин ватык пыяла, югары каттан өстегезгә төшәргә мөмкин булган тәрәзәләр, шулай ук түбә һәм декор элементларыннан да ерак булуыгыз яхшырак.

7. Йорттагы барлык тәрәзәләрне тыгыз итеп ябарга, балкон һәм лоджийлардан тышка төшеп китәрдәй предметларны алырга киңәш ителә.

8. Торак яки эш урынында тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торырга кирәк.

 

Яшен вакытында:

Әгәр дә сез велосипедта яки мотоциклда булганда яшенле яңгыр явып китсә, һичшиксез, хәрәкәтне туктатыгыз һәм үз транспорт чарагыздан якынча 30 метр ераклыкта яшенне уздырып җибәрегез. Автомобильдә баруны да дәвам итәргә кирәкми. чөнки электроникага ышаныч юк. Туктарга, машинаның тәрәзәләрен ябарга һәм аязганны көтәргә кирәк.

Әгәр яшен вакытында сез ачык урында калгансыз икән, мөмкин кадәр түбән грунтка ятарга киңәш ителә. Сезнең янәшәгездә елга, күл яки буаның булмавы мөһим, чөнки су – яхшы үткәргеч, ә яшен сугу сулыктан 100 метр радиуста тарала.

Машина йөртүчеләргә юл хәрәкәте вакытында игътибарлы булырга кирәк.

Җәяүлеләргә автотрассалар аша чыкканда һәм алар янында булганда аеруча сак булырга кирәк.

Ерак араларга барудан баш тартыгыз.

Җәяүлеләргә киңәш ителә:

1. Урамнар һәм юллар аркылы чыкканда игътибарлы булырга;

2. Урамны җәяүлеләр өчен билгеләнгән урында гына кисәргә;

3. Машиналар йөрү өлеше өчен, мөмкин булганча, җир өсте яки җир асты җәяүлеләр кичүләре генә файдаланырга кирәк;

4. Хәрәкәт итүче транспорт алдыннан трассаны узмаска;

5. Транспорт агымы буенча гына хәрәкәт итәргә;

6. Югары күрүчәнлек жилетын кулланырга яки кием-салымга яктылыкны кире кайтаручы элементларны беркетергә.

Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «101,112»мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.

 

ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "Ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.

 

2020 елның 24 июленә һава торышы фаразы

Татарстан Республикасы территориясендә урманнарның югары һәм гадәттән тыш куркынычы турында шторм кисәтүе:

2020 елның 23 июленнән 27 июленә кадәр Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән урманнарның югары янгын куркынычы сакланачак (4 сыйныф), аерым көнчыгыш районнарда урманнарның гадәттән тыш янгын куркынычы (5 сыйныф) көтелә.

Начар метеорологик күренешләр:

Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән түбәндәгеләр көтелә: - 23 июль кичендә, төнлә һәм көндез 2020 елның 24 июлендә кыска вакытлы җил 15-20 м/с (Казанда – кич һәм төнлә); - 23 июль кичендә һәм 24 июльдә төнлә урыны белән урыны белән яңгыр, җил (Казанда да).

Алмашынучан болытлы һава.

Урыны белән кыска вакытлы яңгыр, кич һәм төнлә урыны белән көчле яңгыр.

Аерым районнарда яшен, кич һәм төнлә урыны белән яшен.

Җил төньяк-көнбатыштан секундына 4-9 м, урыны белән көчәйгәндә 14 метрга кадәр, яшен вакытында көчәйгәндә 15-20 метрга кадәр тизлектә.

Минималь һава температурасы төнлә +13..+16˚.

Көндез максималь һава температурасы +22..+25˚.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International