«ІВолга 2020» яшьләр форумына гаризалар кабул итү дәвам итә. Анда 16 яшьтән 35 яшькә кадәрге ютазылылар катнаша ала. Гаризалар 28 июльгә кадәр кабул ителә.
Быел форум онлайн-форматта 24-28 август көннәрендә узачак. Катнашучыларга белем бирү һәм мәдәни-ял программалары тәкъдим ителәчәк. Моннан тыш, барлык теләүчеләр Идел буе федераль округында гражданнар җәмгыяте институтларын үстерүгә ярдәм итү фонды грантлары конкурсында һәм Росмолодежь проектлары конкурсында үз көчләрен сынап карый алачаклар. Быел проектларның төбәк бәйгесенең грант фонды 10 миллион сумнан артык тәшкил итәчәк.
Белем бирү программасы кысаларында Татарстанлылар һәм башка катнашучылар өчен лекцияләр, тренинглар, семинарлар һәм дәрәҗәле кунаклар белән очрашулар оештырылачак. Биредә дүрт тематик юнәлеш каралган: Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 75 ел тулуга багышланган «Безнең Җиңү» сменасы; Экология, шәһәр төзелеше, архитектура өлкәсендә үзләрен тормышка ашырырга теләгән яшь кешеләр өчен каралган «Тормыш өчен территория» сменасы; үз бизнесын тормышка ашыруның теоретик белемнәрен һәм практик күнекмәләрен алуга юнәлтелгән «Минем бизнесым» сменасы.; заманча тикшеренүләргә һәм фәнни-гамәли эшләнмәләргә багышланган «Фән һәм цифрлы технологияләр» сменасы.
Барлык материаллар – экспертлар лекцияләре, дискуссияләр, семинарлар «іволглар» сайтында оператив рәвештә басылып чыгачак. Моннан тыш, форумда татарстанлыларны геймификация элементлары, бүләкләү системасы, шулай ук чатлар һәм интерактивлар көтә.
Форумда 16-35 яшьлек Татарстан халкы катнаша ала. 28 июльгә кадәр «Россия яшьләре» АИСда шәхси кабинет аша гариза бирергә, ә аннары сайлап алуны узарга кирәк. Шуннан соң гына форумның барлык активлыкларына керү һәм проектларның округ конкурсында катнашу хокукы бирелә. Моннан тыш, татарстанлылар, тамашачы ролендә булганда, форум атмосферасына чума ала.
Исегезгә төшерәбез, Идел буе федераль округының «іВолга» яшьләр форумы РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле патронажы астында уза. Форумның оештыручысы-Яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык ярдәмендә Самара өлкәсе Хөкүмәте, дип хәбәр итә Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле матбугат хезмәте.