“Торак шартларын яхшыртуда яшь гаиләләргә дәүләт ярдәме турында «Татарстан Республикасы Законы.
Әлеге программа 30 яшькә кадәрге яшь гаиләләр өчен исәпләнгән.
Әлеге ярдәмнән 3 бала тәрбияләүче Ильвир һәм Альбин Вәлиевларның яшь гаиләсе файдаланырга булган.
Торак алу өчен алар 1 млн 670 мең сум күләмендә дәүләт ярдәме алганнар. Исегезгә төшерәбез, яшь гаиләләргә торак мәсьәләсендә ярдәм итү ике механизм аша тормышка ашырыла – түләүсез субсидия һәм процентсыз кредитлар.
Торак бәясенең 35% ына кадәр түләүсез субсидия «Татарстан Республикасында яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү»ярдәмче программасында катнашучы яшь гаиләләргә бирелә.
Подпрограммада катнашу өчен төп критерийлар – торак шартларын яхшыртуга мохтаҗлык (яшәү урыны буенча башкарма комитетта учетка кую), түләү сәләте (алдан хупланган ипотека займы яки үз тупланмалары турында белешмә) һәм ир белән хатынның 35 яшеннән дә артмаган яше.
Торак бәясенең 60% ына кадәр процентсыз кредитны 15 елга кадәр яшь гаиләләр алырга хокуклы.
Процентсыз займ алу өчен төп критерийлар башка торак программалары белән охшаш – торак шартларын яхшыртуга мохтаҗлык буенча исәпкә кую һәм түләү сәләте.
Яшь гаиләләргә ярдәм итү программаларында катнашу турында тулырак мәгълүматны Урыссу бистәсе, Пушкин урамы, 38 нче йорт адресы буенча «Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге " муниципаль бюджет учреждениесе аша алырга мөмкин»
Белешмәләр өчен Телефон: 8(85593)2-81-97
#жильемолодымРТ #РеспубликаВозможностей #Ютазинскийрайон