Предприятие директоры Айнур Әхмәдиев сүзләренә караганда, бүгенге көндә сыер абзарына нигез салынган. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының «140тан 390 башка кадәр егәрлекле сыер абзары төзү» сынау программасы буенча «Уңыш» ширкәтендә 200 баш сыерга исәпләнгән яңа объект төзелә башлады.