2020 елда гражданнарның үзара салым программасында районның барлык 11 җирлеге катнашты. 2020 елгы референдум нәтиҗәләре буенча халык 6,4 млн. сум акча җыйды. Бер кешегә уртача салым суммасы 380 сум тәшкил иткән. Республика бюджетыннан өстәмә рәвештә 25,7 млн. сум бүлеп бирелгән. Үзара салым акчалары нигездә, җирлекләрдә юллар һәм тротуарларны төзү, асфальтлау һәм ремонтлау, зиратларны төзекләндерү һәм алыштыру, урам утларын ремонтлау һәм торгызуга юнәлдерелгән.